Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы коллективы алмагач үсентеләре утыртты

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Хәтер алма бакчасы” акциясендә катнашты.

Коллектив ветеран-тәрбиячеләр Елизавета Гришанина, Надежда Старицына, Валентина Ишеева, Галина Тявина, Нина Тимохина, Полина Прокопьева, Галина Соловьева, Анна Тумбинская (барысы да мәрхүмнәр) истәлегенә бина янында алма агачлары утыртты. Чарага элеккеге хезмәткәрләренең туганнарын да чакырганнар.

-8 алмагач үсентесе утырттык. Һәр алма агачы яшь буынның хәтер һәм рәхмәт символы, ә үсентеләрне утырту һәм карау бердәмлекне арттыра, - ди балалар бакчасы мөдире Наталья Чернова. - Мондый акцияләрдә катнашуыбыз белән безнең коллектив остазларның казанышларын, аларның хәтерен истә тотачак, алар белән горурланачак һәм хөрмәт итәчәк.

Наталья Чернова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев