Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең “Орион” үзәгендә балалар өчен күңелле яллар оештырдылар

«Орион» яшьләр үзәгендә оештырылган “Күңелле режим каникуллары” дип аталган проект тәмам.

Биредә барлыгы 60лап бала төрле кызыклы чараларда катнашып, ялларын кызыклы итеп уздырдылар.

-Һәр көне аерым бер темага багышланган иде, балалар көн саен уеннарда, бәйгеләрдә, викториналарда, хәтта квест-уенда да катнаштылар. Бер көнне үз көчләрен медиа-тармакта да сынадылар, фотолар, видеолар төшерделәр, аларны монтажлап та карадылар. Урамда һава торышы начар булуына карамастан, бу көннәрдә безнең бинада җылы, күңелле һәм бик тә шау шулы булды. Беренче көнне яктан аниматорлар да чакырган идек,  - диде әлеге проектның җитәкчесе Альмир Жораев. – Ахырдан иң актив балаларга грамоталар һәм һәрберсенә татлы күчтәнәчләр тапшырдык.

Альмир Андреевич әйтүенчә, алар әлеге проектны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев