Чирмешәннең балалар бакчасында газета чыгаралар
“Чишмәкәй” балалар бакчасында (Чирмешән авылы) айга бер тапкыр газета чыгаралар. Аның бер ягы татар телендә булса, икенчесе рус телендә нәшер ителә.
-“Чишмәкәй” газетасында, нигездә, балалар бакчасы тормышы яктыртыла, - ди әлеге балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова. – Моннан тыш, тәрбия темасына әти-әниләр өчен язмалар бастырыла, логопед һәм башка белгечләр киңәшләре бирелә. Газета битләрен матур фотолар белән дә бизибез.
Гөлфия Ибәтова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев