Чирмешәннән СВО зонасына чираттагы гуманитар йөк озаттылар
Аны район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге сигез кешелек делегация илтергә китте. Алар бер якка 3 мең километрдан күбрәк арада юл үтәчәк.
Хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга “Шевроле-Нива” автомашинасы, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, кыйммәтле медикаментлар озатылды. Әлеге гуманитар йөкне туплауга байтак райондашыбыз үз өлешен кертте.

Эльмира Галәүтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев