Чирмешәнлеләрнең 2 миллион 500 мең сумнан да күбрәк бурычлары җыелган
Бүген чирмешәнлеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән бурычлары 2 миллион 700 мең сум тирәсе.
Билгеле, район үзәгендә яшәүчеләр бу яктан “иң алда”, аларның бурычы 2 миллион сумга җиткән.
– Нигездә, чүп чыгару өчен бурычлылар күп, район халкы бу төр хезмәт күрсәтүче оешмага 1 миллион 404 мең сум тиеш, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. – Халыкның су өчен дә шактый бурычы җыелган – 874 мең сум. Электрчылар бу яктан отышлырак хәлдә, аларга халыкның 296 мең сум түлисе калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев