Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне уяу булырга өндиләр

Торак пунктларыбызда ят кешеләр, чит машиналар шик уятырга тиеш. Террорчылык белән бәйле бәла-казаларны булдырмас өчен халыкның уяулыгы шарт.

“Сакланганны саклармын” дигән гыйбарә бүген бигрәк тә актуаль. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта кабат искә төшерделәр. Кеше күп йөри торган урыннарда саклык чараларын үтәү зарур. Төрле оешма объектларын да рөхсәтсез үтеп керүдән саклау, сигнализация һәм ашыгыч элемтә чаралары белән тәэмин итүгә игътибарны арттыру сорала.

–Халкыбыз шикле, ят кешеләр, озакка яшәү өчен торак эзләүчеләр, авыл кибетләрендә бик күп күләмдә азык-төлек, кием-салым, савыт-саба, төзелеш материаллары алучы читләр хакында район полиция бүлегенә хәбәр итсеннәр иде, – ди район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков. –Нефть, газ үткәргечләре, электр линияләре, күперләр белән кызыксынучылар, аларны фото һәм видеога төшерүчеләр дә шик уятырга тиеш.

Мәгариф, мәдәният тармагы объектларындагы хәвеф төймәләре һәм янгынга каршы сигнализацияләр, керү-чыгу журналлары алып бирү, террорчылыкка каршы инструкцияләр, күрсәтмә материаллар – болар барысы да саклану йөзеннән эшләнә.

–Район территориясендә, шөкер, социаль һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять тотрыклы. Милләтара, динара мөнәсәбәтләребез күпләргә үрнәк алырлык. Ләкин иминлек һәм террорчылыкка каршы мәсьәләләр элеккегечә актуаль булып кала. Бу бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында аеруча катгый контрольгә алынсын, – диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе, террорчылыкка каршы комиссия утырышын алып барган Илнур Җамалетдинов. Район прокуроры Илдар Солтанов та якташларыбызны уяулыкка өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев