Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне эко-марафонда катнашырга чакыралар

16 апрельдән Татарстанда «Макулатура бир — агачны коткар» дигән эко-марафон старт ала.

-Әлеге акциянең төп бурычы — районнар һәм республика шәһәрләре арасында кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, калдыкларны икенчел эшкәртү үсешенә өлеш кертү, - ди район административ комиссиясе сәркәтибе Рәмилә Рахматуллина.

 Чарада барлык уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, компанияләр катнаша ала. Моның өчен кимендә 300 килограмм макулатура җыярга һәм акциянең рәсми сайтында (Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com) заявка калдырырга кирәк. Ә инде 300 килограмм кәгазь җыя алмаса да, үзеннән азмы-күпме өлеш кертергә теләүчеләр эш урынына яки якындагы уку йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Макулатурага карата аерым таләпләр дә бар: шома битле журналлар, газета, офис кәгазе, дәфтәр, төргәкләү кәгазе генә тапшырырга кирәк. Аларны башта пластик әйберләрдән арындырырга һәм тартмаларга тыгызлап тутырып яки төргәкләп бәйләп тапшырырга.
Акция елына ике тапкыр уза. Нәтиҗәләр буенча муниципалитетларның «Яшел рейтингы» төзеләчәк.

Акциядә катнашучыларның барысына да – Рәхмәт хатлары, ә иң күп кәгазь тапшыручыларга акчалата премияләр тапшырылачак. Бер яки берничә оешма бер ноктада 1 тоннадан күбрәк макулатура җыйган очракта акчалата бүләк бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев