Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә тюбингта шууның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңлаттылар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов райондашларны тау шуыганда сак булырга өнди.

Күпләргә тюбинг (“ватрушка”) чанадан куркынычсызрак кебек тоела: үзе йомшак, тимер элементлары юк. Шулай да, аның белән шуганда төрле тән җәрәхәтләре алучылар хакында еш ишетергә туры килә.

-Тюбингта, чанада шуганда сак булырга кирәк. Автомобиль юллары яннарында моннан тыелу зарур. Тюбингта шуучылар арасында ел саен имгәнүчеләр бик күп. Белгечләр әйтүенчә, аның белән идарә итеп булмый. Таудан төшкәндә ул сәгатенә 40 километр һәм аннан да күбрәк тизлек җыярга мөмкин, шул ук вакытта аның тормозы да юк, бер утырып китәсең икән, туктатып булмый, - ди Илнур Минсәгыйть улы.

Тюбингка утырып таудан төшүче кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләр дә бәлага тарырга мөмкин.

-Илнур Минсәгыйтович, безнең районда тюбингта шуып имгәнүчеләр бармы?

-Бәхеткә, быел андый очраклар бездә әлегә теркәлмәде. Тик былтыр бер бала, таудан шуганда нык җәрәхәтләнеп, больницага эләкте. Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итүләренчә, республикада тюбингта шуыган бер яшь кызның гомере өзелгән. Ул тюбингны машинага тагып шуган булып чыкты. Менә шундый очраклар бик аяныч.

-Куркыныч булуына карамастан, тюбинг балалар арасында да, олыларда да бик популяр. Шунлыктан халык телендәге “ватрушка”да шуырга теләүчеләргә нинди киңәшләрегез бар?

-Беренче чиратта, ата-аналарга мөрәҗәгатем: балаларны үзләрен генә шуарга җибәрмәгез, шуу өчен махсус билгеләнмәгән, җайлаштырмаган урыннарга, гомумән, бармавыгыз хәерле. Шулай ук артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән төшү куркыныч. Әлеге спорт снаряды артык шома һәм җиңел, шунлыктан аның астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты сикертә, нәтиҗәдә кеше имгәнергә мөмкин. Таудан төшү юлында агачлар булмавын да тикшерегез, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булыгыз. Алда әйтеп үткәнемчә, тюбингны машинага бәйләргә, таудан төшкәндә бер-берсенә тагарга ярамый да ярамый.

Тюбингта шуу балалар өчен дә, олылар өчен дә куркыныч. Күп кеше баш мие җәрәхәте ала, кулын, аягын сындыра, бәрелә, имгәнә. Белгачләр үз-үзегезне саклап, кызыклы күңел ачу мизгелләрен хәвеф-хәтәрсез үткәрергә өнди.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев