Чирмешәнлеләр, талпаннардан сакланыгыз
Редакциядә эшләүче машина йөртүчебез март ае азагында ук кырдан берничә талпан “эләктереп кайткан”. Югыйсә урманга да кермәдем, ди ул.
Дөрес, бөҗәкләр хезмәттәшебезнең тәненә кадалып өлгермәгән.
- Үләнле болында ике сәгатьләп йөрдемме икән, шул арада киемнән ике талпан алдым. Машина эченнән тагын бишне таптым, - ди ул.
Башка елларда талпаннар апрель урталарында азынсалар, быел, ”ауга” иртәрәк чыкканнар бугай.
- Талпан кадалудан зарланып безгә әлегә мөрәҗәгать итүчеләр юк, - ди район үзәк больницасы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Вера Буракшаева. -Узган елда андый очракларның тәүгеләре апрель аенда булды, гомумән, ел буена больницага барлыгы 46 кеше мөрәҗәгать итте, бу елдагыча күрсәткеч. Талпаннардан чир йоктыру очрагы теркәлмәде.
Белгечләр әйтүенчә, кешене үтерергә сәләтле талпан энцефалиты һәм боррелиоз вирусы кебек йогышлы чирләр талпаннарның 20 процентында бар икән.
Күпчелек очракта талпаннар урманда кадала. Аларның актив вакыты май аена туры килә. Бу бөҗәкләргә тереклек итү өчен 1-3 градус җылылык җитә, май уртасыннан күпләп үрчи башлыйлар. Югары дымлылыкта, салкынчарак көннәрдә алар үзләрен яхшырак хис итә, талпан җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Гадәттә үзенең корбанын көтеп, сукмак янында качып утыра, кеше исен 10 метрдан сизә.
Урманчылар талпан кадалу куркынычы янаган хәтәр төркемдә.
- Шуңа күрә безгә эшкә урнашкан һәр хезмәткәргә талпан энцефалитыннан вакцина ясала, - диде әлеге уңайдан Чирмешән урманчылыгының кадрлар буенча белгече Алевтина Андреева.
Әгәр дә сезгә талпан кадалган икән, аны дөрес итеп алырга кирәк. Моны табиб эшләсә яхшырак. Әгәр мондый мөмкинлек юк икән, талпанны кичекмәстән алу мөһим. Төп кагыйдә: бөҗәкнең тәнгә нык итеп береккән “борынын” өзәргә ярамый, талпанны чыгарыр алдыннан, кадалган урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртергә мөмкин. Ул бөҗәкнең сулыш алуын кыенлаштыра. Аны пинцет яки бармакка марля урап уңга-сулга тарткалап яки сәгать теле уңаена каршы борып чыгару җиңелрәк. Җептән элмәк ясап, аның белән талпанның ”башын” һәм гәүдәсен будырып, җепне акрын гына, ашыкмыйча тарта-тарта бора төшеп алу да нәтиҗәле. Талпан кадалган урынны спирт яки йод белән эшкәртергә, шуннан соң табибка барырга кирәк. Талпанны, йогышлы чиргә тикшертү өчен, пыяла савытка салып больницага алып килергә дә киңәш ителә.
Талпаннан саклану өчен:
-урманга барганда, табигатькә чыкканда, ачык төстәге, бер тондарак кием кияргә киңәш ителә, анда талпан яхшырак күренә.
-чалбар балагын носкига кыстырырга, өстә җиңнәре резина белән тарттырылган кием булса яхшы. Кыскасы, талпаннарга керергә ачык урын калдырмаска тырышырга кирәк;
-талпаннарны куркыта торган махсус сыеткычлар сөртергә яки сиптерергә;
-үлән, коры-сары агачлар өстенә утырмагыз;
-кайткач, башны, тәнне яхшылап тикшерү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев