Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр мошенникларга тагын байтак акча күчергән

Масссакүләм мәгълүмат чаралары аша, төрле очрашулар барышында полиция хезмәткәрләре халыкны әледән-әле сак булыгыз дип кисәтеп торсалар да, мошенниклар “кармагына” эләгүчеләр саны кимеми.

Әйтик, хәзер кырыкалдарлар гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси мәгълүматлы кабинетларына һөҗүм итү юлларын тапканнар. Берничә якташыбызның кесә телефоннарына шалтыратып, ватсап аша элемтәгә чыгып, шушы кабинетларга керү кодларын алганнар, әлеге аккаунтларын блокировкалауга ирешкәннәр.

Тагын бер якташыбызны, телеграм аша хәбәрләшеп, үзләрен банк һәм ФСБ хезмәткәрләре дип атап, алдакчылар кредит алырга мәҗбүр иткәннәр. Янәсе, әлеге кешенең исеменә мошенниклар кредит алмакчылар, шуны каплатырга кирәк. Якташыбыз, ышанып, 500 меңнән күбрәк суммага кредит алган һәм әлеге акчаларны мошенниклар әйткән счетларга салган.

Берничә райондашыбызны төрле платформалар һәм кушымталар аша биржада акча эшләргә “өйрәткәннәр”. Шушы рәвешле берсе 699 мең сумнан, икенчесе 966 меңнән “колак каккан”. Мошенниклар (үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар) киңәше буенча, бер якташыбыз 330 мең сумнан күбрәк акчасын “куркынычсыз” счетка күчергән.

-Мондый очраклар ешаеп китте. Һәрдаим кисәтеп торабыз: банк хезмәткәрләре сезнең телефонга шалтыратып бернинди дә код сорамый, бу вакытта телефоннан аралашуны тиз арада туктатырга кирәк. Интернет челтәрләрендәге ярдәм, дәвалануга акча сорап мөрәҗәгать итүчеләргә дә ашыгып акча күчермәгез. Беренче чиратта мәгълүматны тикшерегез, чын кешеләрме икән алар, чыннан да ярдәм кирәкме икән дип шикләнегез, - ди полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Иван Пешков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев