Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр мордва теле диалектларында җырлар өйрәнгәннәр

Күрше Әлмәт районында «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Советының күчмә утырышы узды. Әлеге чарада безнең район вәкилләре дә катнашты.

Чирмешән районы мордваларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирина Митяева, әлеге оешма вәкилләре Наталья Султанова һәм Алексей Миронов күчмә утырыш барышындагы Югары Акташ авылында урнашкан Николай Чудотворец храмына сәяхәт кылганнар. Шулай ук мордвалар яшәүче әлеге авылның мәктәбе һәм балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә танышканнар. Биредә мордва телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, милли бәйрәмнәр үткәрелә, мордва теле укытыла икән.

-Югары Акташтан Әлмәткә юл тоттык. Анда Татарстанның мордва милли-мәдәни берләшмәләренең пленар утырышы узды. Республикабыз мордваларының милли-мәдәни автономияләре эше, туган телне өйрәтү проблемалары һәм перспективалары, мордвалар тупланып яшәгән авылларда этник мәдәниятне үстерү турында докладлар тыңладык. Мин дә чыгышымда районда бу өлкәдә башкарылган эшләребез турында сөйләдем, - ди Ирина Митяева.

Катнашучыларга борынгы мордва музыка коралларының ничек матур яңгыравын күрсәткәннәр, мордва теле диалектларында җырлар өйрәткәннәр. 

Чара Саранск шәһәре артистлары башкаруындагы концерт белән тәмамланган.

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев