Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр махсус операциядә катнашучыларга Дәүләт ярдәме фонды филиалына мөрәҗәгать итә алалар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган Татарстан Республикасы “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы Нурлатта да эшли башлады.

Фонд Нурлаттан тыш, тагын Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Спас һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтә

Фонд филиалы эшчәнлеге, максатлары һәм бурычлары, шулай ук планнары турында без аның иҗтимагый координаторы Юрий Кузьмин белән сөйләштек.

-Юрий Эникович, фонд үз алдына нинди бурычлар куя һәм кемнәр турында кайгыртачак ул?

-1 июньнән илебез Президенты указы нигезендә бар төбәкләрдә дә “Ватанны саклаучылар” фонды филиаллары эшли башлады һәм Нурлат районы да искәрмә түгел. Безнең максат – махсус операциядә катнашучы ветераннарга һәм һәлак булучыларның гаиләләренә иҗтимагый ярдәм күрсәтү. Моңа күп нәрсә: медицина һәм социаль тернәкләнү, дарулар, шифаханәләрдә ял белән ярдәм итү, психологик ярдәм, тернәкләндерүдә куллану өчен техник җайланмалар булдыру керә. Без махсус операция ветераннарына гадәти тормышка әйләнеп кайтырга, килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз. Моннан тыш, фонд ветераннарны эшкә урнаштырырга, аларга яңадан белем алырга ярдәм итә. Һәлак булган якташларыбызның якыннары һәм туганнарына килгәндә, алар, нигездә, әхлаки һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ һәм фонд бу яктан зур таяныч була ала. Бүгенге көндә без алар белән элемтәгә кердек, берничәсе белән очраштык та.

-Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре сезгә ярдәм белән мөрәҗәгать итә аламы?

- Һичшиксез, мобилизацияләнү-челәрнең үзләренә дә, аларның якыннарына да дәүләт тарафыннан зур игътибар сорала. Алар да билгеле бер кыенлыклар алдында калырга мөмкиннәр, үзләрендә сораулар туарга мөмкин һәм без ул очракта да ярдәм итәргә, һәр хәрбинең гаиләсенә игътибарыбызны бирергә әзер. Кешеләр белән гариза язу тәртибендә эшлибез, алар билгеле бер сорау белән мөрәҗәгать итәләр һәм без нәкъ менә шул мәсьәләне чишәргә ярдәм итәбез.

-Ешрак нинди сораулар борчый?

-Безнең фонд Нурлаттан тыш, тагын Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Спас һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтә. Сораулар ешрак сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы алуга, әлеге сугыш хәрәкәте ветераннарына, вакытлы ялга кайткан солдатларга медицина ярдәме күрсәтүгә, иҗтимагый ярдәм чараларына һәм башкаларга кагыла.

-Фонд эше ул – шәхси якын килеп башкарылган ярдәм генәме?

-Фондның төп бурычлары ул махсус хәрби операция ветераннарын кешеләрдә ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм Россиянең рухи-әхлаки кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән җәмгыяви проектларда катнашырга кызыксыну уяту. Җәмгыятебезнең безнең каһарманнар өчен горурлануы бик мөһим. Мәсәлән, Сугыш ветераннары көненә багышланган тантаналы чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, һәлак булган солдатларның якыннары да теләп катнашты. Һәм, уйлавыбызча, мондый мисалларны күп китереп булачак әле.

-Киләчәккә булган планнарыгыз һәм бурычларыгыз турында сөйләгез.

-Алда безне зур, җаваплы уртак эш көтә. Көн иткәндә килеп туган бер генә борчу, бер генә аывр хәлне дә без ишетми-белми калмаска тиеш. Һәрбер сугышчының игътибар үзәгендә булуы бик мөһим. Шуңа да ярдәмгә мохтаҗ икәнсез, шулай ук сораулар килеп туган икән, фондка килергә чакырып калабыз.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Дәүләт ярдәме фонды филиалы Нурлат шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында (Хәмәдиев ур., 19 йорт, 2 кат). Эш графигы: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Барлык сораулар белән шәхсән социаль координатор Юрий Кузьминга 8-917-225-12-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев