Чирмешәнлеләр Интернет тирәсендә заманадан артта калмаска тырыша
Сез электрон хезмәтләрдән файдаланасызмы? Мәгълүматлар гасыры үз кагыйдәләрен кертә. Безнең тормышыбызга Интернеттан кулланучыларның һәрберсенә уңайлы электрон хезмәтләр килеп керде.
Татарстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының да берсе - дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон форматка күчерү.
Без чирмешәнлеләрдән Интернет хезмәтләрдән файдаланулары, утка, газга ничек түләүләре турында сораштык.
Фәния Кашапова (Бәркәтә):
– Мин электрон хезмәтләрдән көн дә файдаланам диярлек. Кибетләрдә карточкалар куллану бик җайлы: вакытны да янга калдыра, билгеле бер суммага өстәмә баллар да җыела. Коммуналь хезмәтләр өчен дә банк кушымтасы аша автоматик рәвештә түлим. Җайлы, никадәр акча тузганын, кая киткәнен һәрчак күреп-белеп торам. Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланам, биредә паспорт һәм башка документларны рәсмиләштерергә мөмкин. Бу эшкә өйрәнергә, гадәтләнергә генә кирәк.
Валентина Захарова (Чирмешән):
– Электрон хезмәтләрдән берничә ел элек кенә файдалана башладым. Коммуналь хезмәтләр өчен дә түлим, кибетләрдә карталардан файдаланам. Шулай ук штрафларны, салымнарны да Интернет аша түлибез. Минемчә, бик җайлы, чиратта торасы юк.
Алсу Габдуллина (Чирмешән):
– Электрон хезмәтләрне бик җайлы дип саныйм. Чиратларда вакыт сарыф итәсе түгел. Барлык товарны да, характеристикаларын өйрәнеп, Интернетта аның турында күбрәк мәгълүмат туплап була. Киләчәкне электрон хезмәтләрдән башка күз алдына да китереп булмый, алардан күпчелек халык файдалана. Интернеты булмаучылар яисә яңа технологияләрне начар үзләштерүчеләр генә әлеге хезмәтләрдән файдалана алмыйлар. Шулай ук еш кына кирәкле әйберләрне Интернет аша сатып алам, болай уңай да, күпмедер акча да янга кала, чөнки кайбер товарларны Интернет аша арзанга алып була, район кибетләрендә алар кыйммәтрәк.
Флера Минхәерова (Чирмешән):
– Мин электрон хезмәтләрдән сирәк файдаланам. Коммуналь хезмәтләрне банкта түлим. Мин шулай гадәтләнгән инде, анда кешеләр белән дә аралашырга җай чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев