Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушыла

24 – 26 апрель көннәрендә «Татарча диктант» язабыз. Район үзәгенең һәрбер мәктәбендә һәм үзәк китапханәдә; районыбызның барлык татар авылларында - мәктәп һәм мәдәният йортларында моның өчен мәйданчыклар булдырылды.

Бөтендөнья  татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
«Татарча диктант»ның тәүгесе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән үтте. 

Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче  милләттәшләребезнеберләштерә торган проектларның берсе. Соңгы елларда акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. 

Акциянең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев