Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр бүләк газета укыячак

Мәдәният хезмәткәрләре якташларыбызга бүләк ясаганнар – агымдагы елның икенче яртыеллыгына район газетасына яздырганнар.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Хитарян озак еллар сәнгать мәктәбе директоры булган Рәмзия Ганиева исеменә “Безнең Чирмешән” газетасына заказ карточкасы тутырган.

Чирмешәндә яшәүче Алексей Завьялов мемориаль үзәк директоры Валентина Захаровага рәхмәтле, Валентина Витальевна Алексей Нестеровичны район газетасына яздырырга мөмкинлек тапкан.

Туймәттә яшәүче тыл хезмәткәре Факыя Галимова да 1 июльдән район газетасын укыячак.  Аңа үзәк китапханә директоры Чулпан Мөбарәкшина шундый бүләк ясаган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X