Чирмешәнгә стадион кирәк
Сәламәтлек ул – кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып та, туган көнгә бүләк итеп тә булмый. Озак һәм бәхетле яшисең килсә, булган саулыгыңны ныгыту, чыныктыру өчен күп эшләргә кирәк. Спорт белән шөгыльләнүче кеше спиртлы эчемлекләр кулланмый, тәмәке тартмый, наркотиклар белән дус түгел. Спорт – кешедә тормышта бик мөһим булган түземлек, сабырлык, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияләүче дә. Олимпия уеннарын башлап җибәргән борынгы Грециядә бер таш кыяга “Көчле буласың килсә – йөгер, сәламәт буласың килсә – йөгер!” – дип тикмәгә генә язылып куелмагандыр.
Чирмешәндә, авыл эчендә диюем, өсте ябык бассейн, боз һәм спорт сарайлары бар, ә менә стадион юк. Миңа калса, стадион төзү өчен элеккеге МСО бинасы артындагы буш урын бик кулай. Анда, башкалар ничек уйлыйдыр, төзелеп бетмәгән корылманы бастырып, аны, яки якын-тирәдә иркен мәйданны стадион өчен куллануга кертеп җибәрү бермә-бер отышлы булачак.
Стадионда, саф һавада йөгерүгә, туп белән уйнауга һәм кышын шунда шугалак ясап тимераякта шууга ни җитә?! Өстәвенә анда төрле кызыклы спорт ярышлары да үткәрергә мөмкин. Минем фикер яклау табар дип өметләнәм.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев