Чирмешәнгә яңа хәрби комиссар килде
Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссариатын Рушан Даутов җитәкли башлады.
Яңа билгеләнгән комиссар белән район башлыгы Рамил Айбатов та очрашты, җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.
Капитан Рушан Гамир улы Даутов 1985 елда Башкортстан республикасының Бүздәк районында туган. Артиллерия хәрби университетында (Казан филиалы) белем алган. Ул “кайнар нокталарда” тәҗрибә туплаган хәрби хәрәкәтләр ветераны. Безнең районга эшкә билгеләнер алдыннан – 2024 елның сентябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр – Казан шәһәре Совет районының хәрби комиссариатында призыв бүлеге начальнигы булып хезмәт иткән.
Эльмира Галәүтдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев