Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге Михаил Архангел храмы грант откан

Район үзәгендәге җирле православие дини оешмасы Михаил Архангел чиркәве мәхәлләсе Грантлар бирү буенча бәйгедә җиңү яулаган.

Аны социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга муниципаль берәмлекләр территориясендә куллану өчен бирәләр.

Якташларыбызның "СВО өчен тактик тагылмалар"проекты, югары балл җыеп, 80 җиңүче арасына кергән һәм 500 мең сумга якын грант откан. Гомумән, бәйгедә 45 районнан 344 заявка теркәлгән, безнең районнан да биш оешма катнашкан.

- 2022 елның октябреннән 2023 елның июнь аена кадәр безнең команда тарафыннан Луганск һәм Донецк республикаларына 18 сәфәр оештырылды, 40 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде. Без даими рәвештә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, муниципаль районының мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә патриотик акцияләр һәм чаралар оештыруда катнашабыз, - ди Архангел Михаил храмының иерее – проект җитәкчесе Василий Имуков.

Грант акчасына тегү җиһазлары һәм тактик тагылмаларны тегү өчен махсус материал сатып алыначак, эшләнмәләр махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

Василий Имуков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев