Чирмешәндә үзсалым акчасын суд аша түләтәчәкләр
Чирмешән авыл җирлегендә үзара салым акчасын түләмәүчеләргә аерым игътибар бирә башлаганнар, андыйлардан акча суд аша алыначак.
Нәтиҗәдә, бурычлыларга 500 сум урынына, 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасы, эш суд приставларына җибәрелсә, аларга да бурыч суммасының 7 проценты күләмендә, барысы бергә 1700 сум акча түләргә туры киләчәк.
-Җирлек авылларында яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. "Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен", "Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?" ише сорауларны еш ишетергә туры килә, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. - Җирлекләр халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндеру буенча шактый күләмле эшләр башкара башладылар. Бездә дә урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмәләр яңартылды, зиратлар, аларның капка-коймалары, һәйкәлләр тәртипкә китерелде, урамнар яктырды.
2022 елда Чирмешән авыл җирлегендә 965 мең 350 сум күләмендә үзара салым җыелган. Халыктан җыелган үзсалым акчасын республика ярдәме белән дүрт тапкыр арттыргач, гомуми сумма 4 миллион 794 мең 600 сум тәшкил иткән.
Надежда Гомәрова сүзләре буенча, авыл җирлеге буенча халыктан җыелган үзсалым һәм аңа хөкүмәт өстәп биргән акчаларга былтыр Казанка авылы зиратын тотып алганнар һәм кирәк-ярак әйберләр өчен өйчек куйганнар, бу максатларга 1 миллион 145 мең 891 сум акча тотылган.
Тагын 1 миллион 335 мең сум акча район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдерелгән.
Район үзәгенең төньяк-көнчыгыш өлешендә тротуар ясау өчен, проект-смета документлары эшләтүгә 600 мең сум акча кирәк булган. Авыл җирлегендә урнашкан 9 зиратта (4се иске) ел саен диярлек дератизация (кимерүчеләрне юк итү) үткәрү таләп ителә икән. 2022 елда бу эшне 56 мең 350 сумга башкарганнар. Әле күптән түгел генә җирлектә үзсалым акчаларына 1 миллион ярым сумлык көпчәкле трактор сатып алынды, аны тотуга 144 мең 500 сум акча сарыф ителгән. Әлегә файдаланылмаган акчалар да калган. Аларның бер өлеше кышкы вакыта юлларны кардан чистарту өчен кулланылган. Киләчәктә 300 мең сумга тагылма янгын сүндерү җайланмасы алмакчылар.
Район үзәгендә узган җыенда 2023 нче елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр дә билгеләнде. Киләсе елда Чирмешәндә тротуарлар ясауга, чишмәләрне төзекләндерүгә, урамнарны тәртиптә тотуга аерым игътибар биреләчәк.
-Быел план буенча 1 815 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә 820 мең сум (тиешленең 45 проценты) тупланды. Бу средстволар җыеннарда халык белән киңәшеп кабул ителгән карарда күрсәтелгән максатларга гына тотыла, - ди Надежда Гомәрова. – 1 апрельгә кадәр акча күбрәк җыелса, республикадан күчерелә торган сумма да күбрәк була. Димәк, җәй көннәрендә күбрәк эш башкарылачак.
Үзсалым җыюга кагылышлы мәсьәлә уңаеннан район прокуроры Фаил Хәйруллинга да мөрәҗәгать иттек, аннан мондый җавап килде:
"Гади сүзләр белән әйткәндә, бу халыкның җирле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, халыкның үзе билгеләнгәнкүләмдә, ирекле рәвештә акча җыю.
Россиядә җирле дәрәҗәдә мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым кертү мөмкинлеге федераль законнарда каралган, «гражданнарның үзара салымы» төшенчәсе «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131нче номерлы Федераль закон белән кертелә (ред.06.02.2023), аның 56 маддәсе нигезендә, гражданнарның үзара салымы чаралары - бер тапкыр түләүләр, алар җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланыла. Гражданнарның үзара салым күләме муниципаль берәмлекнең барлык халкы өчен дә тигез итеп билгеләнә, аерым категория гражданнардан тыш, аларның саны муниципаль берәмлек халкының гомуми санының 30 процентыннан артмаска тиеш һәм алар өчен түләүләр күләме киметелергә мөмкин.
Гражданнарның күрсәтелгән бер тапкыр түләүләрен кертү һәм куллану мәсьәләләре җирле референдумда яки гражданнар җыенында хәл ителә.
Шул ук вакытта үзара салым түләү процессының төп проблемасы - аны түләмәүче кешеләргә карата ачык беркетелгән йогынты чараларының булмавы. Гражданнарга шуны ачык итеп аңлатырга кирәк, билгеләнгән срокларда түләмәү очрагында үзара салым акчалары федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә түләтеләчәк. 2003 елның 6 октябрендәге 131нче Федераль закон нигезендә референдумнарда кабул ителгән карарлар, шулай ук җирле референдумнарны башкару өчен кабул ителгән хокукый актлар муниципаль берәмлекнең бөтен территориясендә гамәлдә, алар гражданнар, вазифаи һәм юридик затлар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.
Сүз уңаенннан, Татарстан үзара салым системасын эшләтеп җибәргән төбәкләрдән беренчесе, ул 2013 елда булды».
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев