Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә төзелүче күпердә 50 субай кагылган да

Чирмешән үзәгендәге зур күпер төзелеше дәвам итә.

Бу объектта көн саен унлап монтажчы һәм механизаторлар, белгечләр, әллә ничә махсус техника эшли.

- Атна азагында 24әр метрлы тимербетон балкалар кайта башлый, - ди подрядчы оешманың участок начальнигы Сергей Харин. – Елганың төньяк өлешендә субайларны кагып бетерәбез, 50 субай сугылды да. Алар барысы 120 булачак.

15-16 метрлы субайлар өстенә балкалар куярга да керешәчәкләр. Елганың көньяк ярында субайлар кагу өчен урын әзерләнә, җир казу эшләре дәвам итә.

Чирмешәндәге әлеге күпер төзелеше кышкы чорда да тукталмаячак, биредә эш киләсе елга да кала. Хәзер транспорт ияләре бер яктан икенче якка әйләнгеч юлдан йөриләр. Җәяүлеләр өчен асылмалы күпер бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев