Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә террорчылык гамәлләрен кисәтү турында сөйләштеләр

Террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясенең мәгълүмати- пропаганда төркеменең чираттагы утырышы узды.

Район башкарма комитетында булган утырышта Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планына 2024 – 2028нче елларда кертелгән чараларның үтәлеше турында сүз барды, җаваплы кешеләр билгеләнде.

Экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Ул дәүләтнең генә түгел, ә һәр кешенең бурычы. 

Бу куркыныч социаль күренешкә юл куймау өчен комплекслы чаралар үткәрелергә тиеш, монда  барлык хезмәтләрнең бердәм эш итүе сорала.

Безнең районда “2024-2027 елларга Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау” программасы эшли. Ул милләтара һәм динара толерантлыкка, яшьләргә рухи һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлеш тота.

 -Районда террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтү максатында төрле чаралар үткәрелә. Районыбыз мәктәпләрендә, китапханәләрдә террорчылык, экстремизмга каршы сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар, әңгәмәләр оештырыла. Без барыбыз да уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны көчәйтергә тиешбез. Террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны алдан кисәтү зарур. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык эшебездә дә өстен булырга тиеш. Илебез тыныч булсын, бәла- казалар, көтелмәгән бәхетсезлекләр һәммәбезне урап үтсен, - диде утырышны алып барган төркем рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев