Чирмешәндә “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең териториаль бүлекчәсен Альмир Жораев җитәкләячәк
Чирмешәндә “Татарстан-Яңа гасыр” (“Татарстан – новый век”) хәрәкәте териториаль бүлекчәсенең конференциясе узды. Анда әлеге бүлекчә Советының яңа составы һәм Советның яңа рәисе сайланды.
Җыенда республика хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова катнаштылар.
Конференциядә “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәте территориаль бүлекчәнең яшьләр секторы рәисе Альмир Жораев 2023-2024 еллардагы эшләре турында хисап тотты. Территориаль бүлекчә әгъзалары актив эшчәнлек алып баралар, ТНВлылар башлангычы белән патриотик, экологик, социаль һәм башка мөһим юнәлештә чаралар оештыра. Чирмешән территориаль бүлекчәнең яшьләр секторы - республикада иң нык эшләүчеләрдән санала.
Казан килгән кунак Алсу Тарханова да бу хакта билгеләп үтте. Үз чыгышында чирмешәнлеләрнең соңгы вакытта активлашуын әйтеп узды. Алсу Абдрахман кызы “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең төп бурычларына һәм максатларына тукталды.
Конференциядә шулай территориаль бүлекчә Советының яңа составы сайланды. Биредә үк бүлекчәнең контроль комиссиясе дә расланды.
Шул ук көнне яңа оешкан Советның беренче утырышы үтте. Анда Совет рәисе итеп бертавыштан Альмир Жораев сайланды. Яшьләр секторын “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы педагогы Альбина Гыйләҗева җитәкләячәк.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев