Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре спартакиадасы узды
Чирмешәндә Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасы булды.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу ярышта универсаль спорт залында ике команда: ветераннар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көч сынашты.
Полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова спартакиадада катнашучыларны һәм тамашачыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.
Ярышларда волейбол, гер күтәрү, аркан тарту, пистолет сүтеп җыю кебек спорт төрләрендә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Наилә Мәссарова фотолары һәм видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев