Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче үзбәкләр үз илләренең Президентын сайлауларда катнаштылар

2023 елның 9 июлендә Үзбәкстан Республикасында Президент сайлаулары үткәреләчәк. Шул уңайдан Татарстанда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына да үз илләренең Президенты вазифасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.

Алдан тавыш бирүдә районыбызда яшәүче үзбәкләр дә катнашты. Моның өчен алар Нурлат шәһәренә бардылар.

Вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 28 июньнән 5 июльгә кадәр барачак. Республикада өч күчмә комиссия оештырылган, алар вакытыннан алда тавыш бирүне тәэмин итәләр.

Раушанбек Матьякубов безнең районга Үзбәкстанның Хорезм өлкәсеннән кайткан, Лашманда яши.

 -Чирмешәнгә бер ел чамасы элек күченеп кайттым. Лашманда сугым цехында эшлим, – диде ул. – Безне инде икенче тапкыр Нурлатка алып баралар. Апрель аенда илебезнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча референдумда катнаштык, бүген Президентыбызны сайлыйбыз. Илебездә тормышлар яхшыра бара, Аллага шөкер. Форсаттан файдаланып, Татарстан, район җитәкчелегенә безгә мондый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәт. Читтә яшәсәк тә, Үзбәкстан тормышында катнашуыбыз сөендерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев