Чирмешәндә яшәүче чит ил гражданнарына да 30 апрельгә кадәр легальләшү кирәк
Чит ил гражданнары Россиядә торуларын 30 апрельгә кадәр законлаштырырга тиеш. Шуннан соң легаль булмаган мигрантларга катгый санкцияләр кертелә.
-2025 нче елда Россиядә миграция законнарына үзгәрешләр кертелде, - диде полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Рима Могыйзова.
Законсыз миграциягә каршы көрәш өчен берьюлы берничә яңа норма үз көченә кергән:
- Ялган никахлар белән көрәш. Әлеге яңа закон гражданлык алу өчен фиктив гаиләләр булдыручы мигрантларга карый.
- Чит ил гражданнарының Россиядә вакытлыча яшәү көннәрен киметү. Яңа карар Россия территориясендә озак вакыт законсыз яшәү мөмкинлеген чикләячәк.
- Чит ил гражданнары өчен сим-карталар санын чикләү. Хәзер мигрантлар үз исеменә барлыгы 10 сим-карта терки алачак, бу – мошенниклык очракларын киметергә тиеш.
- Мигрантларга законсыз хезмәт күрсәтүчеләрне 500 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.
2024 елда миграцияне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлдерелгән барлыгы 14 закон кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев