Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче әби 100 мең сум акчасын алдакчыларга биргән

Билгесез адәмнәр Чирмешәндә яшәүче бер әбинең өйдәге стационар телефонына шалтыратып, баласының авариягә юлыгуы хакында әйтәләр.

Бу сүзләрне ишеткән олы кешене курку, каушау хисләре биләп ала. Һәм ул, озак уйлап тормыйча, мошенниклар сораган 100 мең сум акчаны җыеп, “курьерга” биреп тә җибәрә.

- Соңгы арада алдакчыларның шундый схема белән эш итүләре ешайды. Бик өлкән яшьтәге кешеләрнең начар ишетүләреннән файдаланалар. Кызыгыз, оныгыгыз яки башка туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә очрады, аның гаебе белән кеше гомере өзелде, дип куркыталар. Янәсе, аңа карата җинаять эше кузгатылган һәм ярдәм итү өчен 800 мең сум акча кирәк, - ди районның полиция бүлеге тикшерүчесе Лилия Лоткова. – Шалтыратучылар әңгәмә барышында “Сумманың күпчелек өлешен башка бер туганыгыз каплады, сезгә кимендә 100 мең булса да җыеп бирергә кирәк. Хәзер безнең кеше акчаны килеп алыр, һәм сезнең бурыч капланачак,” - дип ышандыралар.

Кызганыч, күпме генә кисәтсәләр дә, күпме генә язсак та, алдакчылар “кармагына” эләгүчеләр арта бара. Чирмешән әбисе дә район газетасыннан мошенниклар турында әледән-әле укып торган, тик аларның йогынтысыннан котыла алмаган.

-Акча алырга килүче кешеләрне без “курьер” дип атыйбыз, чөнки алар акчаны әбиләрдән алып китеп, төп мошенникларга, аларның карталарына күчерәләр, үзләренә моның өчен сумманың ун проценты түләнә, - дип сөйләде тикшерүче. – “Курьерларны” Телеграмм социаль челтәрендә табалар. Алар үз районың кешеләре дә булырга мөмкин, читтән дә киләләр. Форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: шундый шалтыратуларга, алдауларга ышанмагыз! Беренче чиратта, якыннарыгыз белән элемтәгә кереп, мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. Мошенниклар бик мәкерле, астыртын эш итәләр.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев