Чирмешәндә яңа комиссар эшли башлады
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары итеп подполковник Дамир Гайнуллин билгеләнде. Аның белән район җитәкчеләренең атналык эш планеркасында таныштырдылар.
Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллин 1961 елгы, тумышы белән Буа районыннан. Прапорщиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чиләбе танк югары хәрби командалык училищесында һәм Мәскәүдә Хәрби университетта укыган, педагогик белемгә дә ия. Төрле елларда танк частьләрендә чыныккан офицер Татарстан районнарында: Апаста, Кама Тамагында, Тәтештә хәрби комиссариатлар җитәкләгән, республика хәрби комиссариатында хезмәт куйган. Аның инкассация өлкәсендә дә шактый тәҗрибәсе бар.
Дамир Нурмөхәммәт улы гаиләле, хатыны белән бер ул һәм бер кыз үстергәннәр.
Фото: Лилия Зөфәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев