Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә чыршы, нарат агачларын законсыз кисүчеләрне ачыклаячаклар

Чирмешән урманчылыгы 18 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, “Чыршы” оператив-профилактика чарасы узуы хакында хәбәр итә.

Бу вакытта ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатында урманнарны даими тикшереп торачаклар.

-Урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнардан – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлардан 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф түләтү җәзасына нигез була ала. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин; 8-84396-2-58-79 - Чирмешән урман хужалыгы.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев