Чирмешән үзәк больницасына ике автомашина бирделәр
Район үзәк больницасы автопаркы яңа ике техникага баеды.
Халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен безнең табибларга – Sollers Atlant һәм хуҗалык эшләре өчен Lada Aura автомашиналарын бирделәр. Яңа техникалар “Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында тапшырылган.
Гомумән, Казанда үткән тантаналы чарада республика район һәм шәһәрләре больницаларына барлыгы 100 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 40 җиңел автомобиль бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев