Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманнарында учак ягу һәм чүп яндыру тыела

2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар чыкты.

-15 апрельдән республика урманнарында янгынга каршы сезон игълан ителде, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Бу чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Әлеге кагыйдәләр гади, аларны үтәү сездән зур көч таләп итмәячәк. Кабызылган шырпы яки тәмәке төпчеген ташламагыз. Урманда, аланнарда, басу һәм болыннарда кипкән үләнне яндыру катгый рәвештә тыела.

Язгы кыр эшләрен башкаручы механизаторларга да игътибарлы булырга кирәк, диләр. Майланган, бензин, керосин яки башка ягулык матдәләр сеңдерелгән сөртү материалларын теләсә кайда калдырырга ярамый. Двигатель эшләп торганда ягулык салу, шулай ук андый машина янында тәмәке тарту, ачык ут куллану тыела.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм административ җәза каралган.

Бу чорда барыбыз да аеруча игътибарлы һәм уяу булырга тиешбез. Урманда төтен яисә янгын күрәсез икән: 112, 8-987-233-99-65, 8-(84396)-2-58-79 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев