Чирмешән урманнарына керү тыела
Көннәр кызу, коры тора. Республикада урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә гражданнарның урманга һәм анда транспорт чаралары белән керүгә карата 4 тапкыр чикләүләр кертелде. Соңгысы 2 августтан 22 августка кадәр.
— Транспорт белән дә, җәяүле килеш тә янгын куркынычы булган чорда урманга керү тыела, — диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Янып китү очракларын кисәтү буенча урманчылык хезмәткәрләре мөмкин булган барлык куркынычсызлык чараларын күрәләр. Хезмәткәрләребез даими рәвештә урманнарда патрульлек итәләр. Быел ягулык алуга республика бюджетыннан байтак акча бирелде. Моннан тыш тәүлек дәвамында кизү тору оештырылган. Янгыннарга каршы полосаларны да тәртипкә китерәбез, аларны яңарту буенча эш алып барабыз. Авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, аларны янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртәбез, хатлар язабыз. Сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчеге я шырпыдан, транспорт чарасыннан чәчрәгән чаткыдан, пыяла ватыгыннан да ут чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бик нык сак эш итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә карата зур штрафлар каралган.
Урманнарда янгын чыгу очрагына юлыксагыз, бу турыда 112; 8 (84396) 2-53-68 (Чирмешән урманчылыгы); 8-800-100-94-00 (“Урманнарны саклау” учреждениесенең кайнар линиясе) телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев