Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары үз ветераннарына «Безнең Чирмешән» газетасы бүләк иттеләр

Чирмешән урманчылыгы җитәкчелеге «Подписка бүләк ит!» хәйрия акциясенә кушылдылар.

Стандарт сувенирлар урынына белгечләр районның урман хуҗалыгы ветераннарына Чирмешән вакыйгаларыннан хәбәрдар булу мөмкинлеген бүләк итә.

"Безнең Чирмешән” район газетасына квитанцияләрне оешманың элеккеге хезмәткәрләре: машина йөртүче Николай Иванович Суворов һәм инженер булып эшләгән Разия Шаһимәгъсум кызы Щеголева алды.  Аларга бүләкләрне Казанка урманчылыгы  урманчысы Хәлил Шарапов тапшырды.

- Безнең һәр ветераныбыз республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Өлкән буынны кайгырту - изге бурычыбыз, - дип шәрехләде акцияне урманчылар җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. - Аларның күбесе өчен «Безнең Чирмешән» район газетасы район һәм республика тормышы турында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Язылу аша без аларга күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйбыз, ә ветераннарга иҗтимагый тормыш белән актив элемтәдә торырга, барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга ярдәм итәбез.

“Подписка бүләк ит!” акциясе районда җирле оешмалар ярдәмендә уза. 2026 елның икенче яртыеллыгына язылуны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яки почтальоннар аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев