Чирмешән табиблары бәйрәмнәрдә ничек эшләячәкләрен хәбәр иттеләр
Район үзәк больницасы поликлиникасы табиблары һәм башка белгечләр, процедура кабинеты, регистратура 30 декабрьдә, 2, 4, 6 гыйнварда иртәнге 8дән көндезге 12гә, төшкә кадәр, эшләячәк.
Ә башка көннәрдә гадәттән тыш хәлләр очрагына ургент табиблар өйдән кизү торачак. Процедуралар алучылар кабул итү (приемной покой) кабинеты белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.
Чирмешәннең Титов урамындагы район үзәк даруханәсе 30 декабрьдә 8дән 14.00 сәгатькә кадәр, 2, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 8дән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев