Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылган

Тышкы рекламаны тиешсез урыннарга урнаштырган өчен узган елны өч кеше административ коммиссия алдында җавап тоткан, аларны штрафка тартканнар. Быел нәкъ шуңа күрә тагын бер кешегә штраф салынган.

- Соңгы вакытта район үзәгендә тиешсез урыннарда: баганаларда, административ биналар һәм күпфатирлы йортлар стеналарында  ябыштырылган реклама кәгазьләре күбәеп китте. Аларда төрле товарлар тәкъдим итәләр, яисә эшкә чакыралар, - ди район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. – Моны эшләүче кешеләр төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар дигән сүз. Реклама кәгазьләре өчен махсус урыннар билгеләнгән, район үзәгендә реклама такталары да бар. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен физик затларга 1 мең сум, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев