Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында пенсияләрне, элеккегечә, почта аша китерәчәкләр

1 майдан Татарстанда һәм бөтен ил күләмендә акчалата бирелә торган пенсияне «Россия почтасы» гына китерәчәк.

- Безнең районда пенсия акчаларын әлегә кадәр дә “Россия почтасы” хезмәткәрләре – хат ташучылар китерде. Моның белән шөгыльләнүче башка оешмалар районда юк. Шуңа да якташларыбыз өчен бу өлкәдә үзгәрешләр булмаячак, - диде район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Любовь Фәтхетдинова.

Хәзерге вакытта Чирмешәндә 5800гә якын пенсионер яши һәм аларның күпчелегенә пенсияне өйләренә “Татарстан почтасы” хат ташучылары китерә. 

Кемнәрдер пенсия акчасын карточкага гына күчерттерә. Бу уңайдан да үзгәрешләр юк.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев