Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары референдумда катнаштылар

Аларга үз илләрендә гамәлдә булган Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча референдумда үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылды.

Районыбызда Үзбәкстаннан килгән 35ләп кеше яши. Референдум буенча тавыш бирү өчен алар Нурлат шәһәренә бардылар.

- Биредә мөһим вакыйганы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу чараны Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде, - диде тавыш бирүчеләрне Нурлатка озатып баручы, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

«Үзбәкстан Республикасы Конституциясе турында» Үзбәкстан Республикасының Конституция законы проекты буенча референдум 30 апрельдә узачак. Якташларыбыз, алдан тавыш биреп, үз фикерләрен белдерделәр.

- Конституциягә үзгәрешләр кертү күптән сорала иде, - диде 30 елдан күбрәк безнең  районда яшәүче Рүзмәт Атаҗанов. – Туган якка еш кайтам, референдумнан соң Үзбәкстанда тормыш яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез.

Бәркәтә авылында гомер итүче Роза апа Котлымуратова да бүген ерак сәфәргә чыккан.

- Безгә шундый мөһим вакыйгада катнашу өчен мөмкинлек тудырган Татарстан республикасы, район  җитәкчеләренә зур рәхмәт, - диде ул. – Беренчедән , тавыш биреп кайтсак, икенчедән, якташларыбызны да күрдек.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев