Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында да кош гриппы таралу куркынычы бар

Лениногорск шәһәренең кошчылык фабрикасында узган атнада кош гриппы ачыкланган, шул уңайдан биредә кош-кортны юк итә башлаганнар.

- Әлеге йогышлы чир табылган урын безгә бик якын, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Кызганыч, кош гриппының безнең район территориясенә керү куркынычы бар, ул бик тиз тарала, сулыш юлларын, ашкайнату системасын зарарлый. Чирле кош боек була, ул ашамый диярлек. Тавыклар йомырканы сирәк сала башлый. Каурыйлары тузына. Диарея күзәтелә. Кызганыч, әлегә бу авыруны дәвалау юллары юк. Шуңа күрә, профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Гомумән, тавыклар, казлар һәм үрдәкләрнең кыргый кошлар белән бәйләнешен булдырмас өчен, аларны урамга, сулыкларга чыгармыйча, читлектә, абзарда асрарга киңәш ителә. Кошларны санитар һәм ветеринар документлары булган, тикшерелгән урыннардан гына алырга кирәк.

Авыруның беренче билгеләре һәм йорт кошларының үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр күзәтелсә, шулай ук, сәүдә итү урыннарында яки ихатагызга килеп, ветеринария документлары булмаган кошлар сатып алырга тәкъдим итсәләр, авыруның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефоннар: 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54 (Алмаз Фарашович  Газыймов).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев