Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы сайлаучылары Владимир Путинга ышаныч белдерде

Россия Президентын сайлауларда чирмешәнлеләрнең 93.45 проценты, 12 мең 62се Владимир Путинны яклап тавыш бирде.

Сайлаучылар иртәдән үк актив булдылар. 15 март көнне, көндезге унынчы яртыга ук 2812, ягъни исемлеккә кертелгәннәрдән 21 процент сайлаучы бюллетеньнәр алган.

Көн дәвамында алар 5323 (30 процент) булган. 16 мартта тавыш бирүчеләр 3828 кеше.

Якшәмбе көнне дә сайлау участокларына эш күп иде.

Соңгы нәтиҗә мондый: сайлауда район буенча исемлеккә кертелгәннәрдән 96,23 процент, ягъни 12 мең 908 кеше тавыш биргән.

-Җитеш тормыш өчен, илдә тынычлык урнашуын теләп тавыш бирәм. Шөкер, хөрмәтле булып яшәдем, - диде районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашканнардан бердәнбер исән-сау ветеран Габделхак Җиһаншин.

Дан ордены, “Батырлык өчен” медале иясе, Югары Чегодайда кызлары тәрбиясендәге Габделхак Җиһанша улын участок сайлау комиссиясеннән аның өенә барып сайлаттылар.

Район башлыгы Рамил Айбатов Россия Президентын сайлауның өченче көнендә Бәркәтәдәге участокка килде.

-Сайлау матур бара, халык актив, - диде район җитәкчесе. -Тынычлык, тотрыклылык, тормыш сыйфаты тагын да яхшырсын өчен тавыш бирдем.

Район җитәкчесе сайлау бюллетенен урнага салгач гаиләсе белән фоторәсемгә дә төште, халык белән аралашты.

Участокларга гаиләләре белән килүчеләр дә күп булган.

Президентлыкка кандидатларга район буенча тавыш бирү нәтиҗәләре:

Владимир Путинны 12 мең 62 сайлаучы (93,45 процент) яклады.

Николай Харитоновка 448 сайлаучы (3,47 процент) ышаныч белдергән.

Леонид Слуцкий өчен тавыш бирүчеләр 262 кеше (2,03 процент).

Владислав Даванков 75 тавыш җыйган (0,58 процент).

-Сайлаулар тыныч үтте, аның буенча шикаятьләр юк, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Тавыш биргән, үз позициясен белдергән сайлаучыларга, комиссияләр әгъзаларына да зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев