Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән районы прокуроры мәктәп сакчыларын яхшырак өйрәтергә кушты

Балалар бакчалары территорияләренең капка, ишекләре бикле булырга тиеш. Бу – явыз ниятле бәндәләрдән саклануның мөһим таләбе.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәислегендә узган утырышына мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде. Анда район прокуроры Илдар Солтанов мәктәпләрдә, балалар бакчаларында саклык чараларын көчәйтергә өндәде.

–Тикшерүләр күрсәткәнчә, сакчыларның кайберләре гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта аптырап кала. Өйрәнүләрне чын хәлгә якынайтып, алар полицияне ничек чакыртырга, хәвефсезлек төймәсен ничек басарга, бәла-каза очрагында нинди чаралар күрергә икәнлеген, гомумән, үз бурычларын төгәл үтәрлек итеп өйрәнергә тиеш, – диде ул.

Прокурор биналар территорияләрендәге видеокамералар эшчәнлегенә дә дәгъва белдерде. Алар барысы да файдалы, эффектлы эшләми икән.

Тикшерүләр барышында, оешма, учреждениеләрдә кайбер видеокамераларның эшләмәве ачыкланган.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова сүзләренчә, районда 46 белем бирү учреждениесе: 30 мәктәп, 16 балалар бакчасы гамәлдә. Аларның җитәкчеләренә укучылар, хезмәткәрләр, ата-аналар белән иминлек  хакында профилактик аңлатмалар, әңгәмәләр үткәрү бурычы куелган.

Балаларны интернет аша мошенниклыкка, дропперлыкка, ягъни кешенең банк картасын яман эшкә  җәлеп итү дә –  замана золымы. Хәзер нинди генә явыз ниятле бәндәләр юк. Бу хакта балаларга һәр көн сөйләп торсаң да чак кына.

  Илдар Солтанов,  район прокуроры:

–Видеокамераларның күкне, идәнне төшерүе кирәкми, алар территориягә, бинага керүче кешеләрне күзәтергә тиеш. Нинди генә зат килсә дә, формаданмы ул, аның кем икәнлеген белсәгез дә, документларын тикшерү шарт. Шулай ук территорияләрнең ишек, капкалары йозаклары бикле торсын.

Җәүдәт Мотыйгуллин, Чирмешән аграр техникумы укытучысы:

–Бездә сак хезмәткәре Зөһрә Шакирова ярдәме белән һәр көнне, иртәнге сәгать 7дән техникумга керүче студентлар, укытучылар – һәркем тикшерелә. Бинага алып керергә ярамый торган, тыелган предметлар исемлеге бар. Тикшерү барышында дежур укытучы да катнаша.

Сигаретлар, электрон сигаретлар, зажигалкалар, бинага алып керергә ярамый торган башка әйберләр студентлардан алынып, махсус тартмага салына.

Аларны, уку тәмамлангач, бинадан чыкканда кире бирәбез. Террорчылыктан саклану өчен металл тикшерү детекторыбыз, металл рамкабыз, күзәтү камераларыбыз бар. Тикшерүчеләрнең үз гамәлләрен дә керү уңаендагы ике видеокамера күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев