Чирмешән районы мөхтәсибе Әниләр көне алдыннан якыннарына шәп бүләк ясады
Рамил хәзрәт Ибраһимов әнисен, әбисен, хатынының әнисен нинди бүләк белән сөендергәнме?
Якыннарын 2025 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырган ул. Шулай итеп Иске Кади авылында яшәүче Фәридә Ибраһимова, Рауза һәм Рузалия Камаловалар йортына киләсе елда бүләк газета киләчәк.
-Кадерле кешеләремә бу – Әниләр көне уңаеннан бүләгем. Алар “Безнең Чирмешән”не көтеп алалар, район хәбәрләрен киләсе елда да исән-сау булып, рәхәтләнеп укысыннар әле, - диде Рамил хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев