Чирмешән районы җитәкчелеге составында үзгәрешләр бар
Районның оешма-учреждение җитәкчеләренең атналык эш планеркасында катнашучыларга яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр.
Айрат Атлас улы Сабиров районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.
Лилия Габдрәүф кызы Мортазина район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары булды.
Эльвира Вәлирахман кызы Галәветдинова район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Наталья Николаевна Карпова район башкарма комитетының ЗАГС бүлеген җитәкли.
Рамилә Мәүлет кызы Рәхмәтуллина архив бүлеге начальнигы итеп билгеләнде, ә Диләрә Җәмил кызы Сөнгатуллина район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеген җитәкләячәк.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев