Чирмешән районы белгечләре кисәтә: африка чумасы - куркыныч авыру
Авыл хуҗалыгындагы хайваннарны идентификацияләү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда дуңгыз асрау буенча республикада лидерлар рәтендә.
Иске Котыш, Иске Элмәле, Шешминка, Күтәмә, Әккәрәй авылларында дуңгызлар саны аеруча күп. Димәк, чир йоктыру мөмкинлеге дә арта. Аннан соң әлеге торак пунктларның урманнарга, кабан дуңгызлары яши торган урыннарга, якын урнашуы да борчый.
-Дуңгызларда африка чумасы – аеруча куркыныч авырулар исәбенә керә торган йогышлы чир. Ул тиз таралуы һәм хайваннарның массакүләм үлүе белән характерлана. Авыруның таралуын бары тик катгый карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин. Карантиндагы дуңгызларның барысын да юк итәләр, түшкәләрен яндыралар. Алар асралган урыннар чистартыла. Әлеге урыннан 20 километр радиуста асралган дуңгызлар да, авыру билгеләре булу-булмауга карамастан, юк ителергә һәм түшкәләре яндырылырга тиеш. Шуңа да районда бер генә очрак теркәлсә дә, барлык дуңгызларны да юк итәргә мөмкиннәр, - район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов.
Белгеч сүзләре буенча, чуманы булдырмас өчен, шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәү, африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-икьтисади, күчмә элемтә булдырмау сорала. Дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә, азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска кирәк. Хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска, дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы һәр ун көн саен эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга киңәш ителә.
Кеше өчен дуңгыз чумасы куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки хайваннар дәвалуга һәм вакцинага да бирешми.
– Авыруның беренче билгеләре күзәтелсә (дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, шәмәхә төстәге таплар пәйда була), аның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефоннар: 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54, - диде Алмаз Газыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев