Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән кызы Илүсәгә “Татмедиа” җәмгыяте бүләк җибәрде

Чирмешәннән 7 яшьлек Илүсә Гайнетдиновага Казаннан, “Татмедиа” җәмгыятеннән күп итеп уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкасы – рюкзак җибәрделәр. Хезмәттәшебез, баш редактор урынбасары Илсөяр Гайнетдинованың быел беренче сыйныфка баручы кызын җитәкчелегебез менә шулай сөендерде.

“Кадерле Илүсә! Сине 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм! Бу көнне синең өчен беренче кыңгырау чыңлый, син белем һәм яңа ачышлар дөньясына тәүге адым ясыйсың! Алда сине могҗизалы тормыш, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр көтә. Хәерле юл сиңа!” - диелгән “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның тәбрикләү хатында.

Илүсә әлеге бүләккә бик сөенде. Ул инде укырга да өйрәнгән, 100гә хәтле саный да белә икән.

Илдус һәм Илсөяр Гайнетдиновлар өч бала үстерәләр. Аларның олы уллары Илмир быел 11 нче сыйныфка, икенчеләре - Ислам 6 нчы сыйныфка бара.

-Балаларыбызга 1 сентябрьгә киемнәр алдык инде. Илүсәгә портфель алырга гына җыенган идек, аны безгә бүләк иттеләр. Сумкада ниләр генә юк, рәхмәт бик зур, - диде әниләре.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев