Чирмешән кадетлары автоинспекторлар белән рейдка чыкты
Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернаты укучылары район дәүләт автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән рейдка чыктылар.
23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан оештырылган әлеге чара барышында кадетлар автоинспекторлар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен гамәлдә кулландылар, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерделәр, юлда иминлек турында мәгълүмати материаллар тараттылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге, моның юлда гомерне һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев