Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән юлларында электросамокатларда йөрүче балалар күбәйде

Җәйге каникул чорында балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Аларның ялларын ничек куркынычсыз итәргә? Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

-Илнур Минсәгыйтович, балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмас өчен нинди чаралар күрелә?

-Иң озын каникул башланыр алдыннан, шулай ук мәктәп яны лагерьлары эшләгәндә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре һәм мәгариф оешмалары педагоглары белән берлектә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр оештырылды. Балаларга юл аша ничек үтәргә кирәклеге турында сөйлиләр, пассажирлар, шәхси мобильлек чаралары кулланучылар өчен кагыйдәләр, шулай ук киемдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерәләр.

-Шәхси мобильлек чаралары дип сөйлибез: бу категориягә нәрсәләр керә?

-Электр самокатлары, питбайклар, шулай ук велосипедлар һәм гади самокатлар да шәхси мобильлек чаралары буларак исәпләнә.

-Алар белән теләсә кайсы урамнардан йөрергә рөхсәт ителәме?

-Юк, олы урамнарда – район үзәгенең Шешминская, Техническая, Титов, Дзержинский урамнарында әлеге чаралар белән йөрү тыела. Бу урыннарда махсус юл билгеләре дә куелган. Тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә: велосипедта йөрүчеләр, юл аша чыкканда, төшеп җәяү генә үтәргә тиеш. Ата-аналарга мөрәҗәгатем: балаларыгызга юлда йөрү кагыйдәләрен көн саен исләренә төшерегез. Аларның куркынычсызлыгын кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Каникуллар хәвеф-хәтәрсез, имин үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев