Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр үз йортларын, бакчаларын үзләре матурлый

Чирмешәннең Совет урамындагы 47нче йорт яныннан гел сокланып үтәм. Күпквартиралы йорт яны участогы ел саен ялт итеп тора. Монда төрледән-төрле чәчәкләр үсә, бер чүп үләне күрмәссең. Кызганычка каршы, район үзәгендәге барлык күпквартиралы йортлар да мондый матурлык белән мактана алмый. Кайбер йорт тирәләрендә чүп үләннәре хөкем сөрә. Андый йортлар Татарстан урамында...

Чирмешәннең Совет урамындагы 47нче йорт яныннан гел сокланып үтәм. Күпквартиралы йорт яны участогы ел саен ялт итеп тора. Монда төрледән-төрле чәчәкләр үсә, бер чүп үләне күрмәссең.

Кызганычка каршы, район үзәгендәге барлык күпквартиралы йортлар да мондый матурлык белән мактана алмый. Кайбер йорт тирәләрендә чүп үләннәре хөкем сөрә. Андый йортлар Татарстан урамында бар.
Күпквартиралы йортлар яны участокларын кем карап, җыештырырга тиеш? Торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, йортлар яны участоклары өчен шунда яшәүчеләр җаваплы. Күпчелек моны аңлый һәм, өмәләр үткәреп, йорт тирәләрен җыештыралар, чүп үләннәрен чабалар.
Соңгы вакытта чәчәк үстерүчеләр дә күбәйгән.
-Совет урамындагы 55нче йортта яшәүче Новичковлар гаиләсе ел саен йорт яны участогына чәчәкләр утыртып, җәй буе аларны тәрбиялиләр,- ди Мәсхүт Хөсәенов. - Гомумән, Совет урамында яшәүчеләрнең күбесе бу яктан актив. Чыгалар да, эшлиләр. Әйтик, 5нче, 45нче, 47нче, 49нчы, 55нче йорт тирәләрендә һәрвакыт тәртип. Күл буенда урнашкан йортлар каршында да чиста. Быел берничә йорт тирәсенә туфрак та кайтарттык. Күпквартиралы йортларда яшәүчеләрнең кайберәүләре шунда яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә әле. Совет урамындагы 48нче йортта яшәүче Габделбәр Мифтахов кечкенә генә участокны матур итеп тотып куйган да, шунда яшелчә үстерә. Техническая урамында да андыйлар бик күп. Аларга беркем сүз әйтми.
Идарә рәисе сүзләре буенча, күпквартиралы йортлар тирәсендәге территорияләрне тәртиптә, чисталыкта тоту, йорт буенча "старший"лардан тора. Алар арасында бу вазыйфаны җитди итеп башкаручылар бар. Әйтик, Самат Хөснетдинов (Совет урамы, 49), Әлфия Хәммәтвәлиева (Төньяк урамы, 2), Әбелкәрәм Вахитов (Совет урамы, 47), Резеда Галимова (Татарстан урамы, 5), Розалия Бигеева (Совет урамы, 5) - шундыйлардан.
-Безнең йортта башкалар эшләгәнне тәрәзә аша гына карап утыручы кеше гомумән юк, - ди Розалия Бигеева. - Еш кына өмәләр оештырабыз. Подъездларга керә торган юлларны да гел җыештырып торабыз. Бик күп чәчәкләр үстерәбез. Нина Титова, Ирина Албузова, Розалия Гыйләҗева, Мәрфуга Измайлова, Римма Андреева, Шәрига Галиева, Нина Фролова, Валя Фролова һәм башкалар да һәммәсе бу эшләрдә актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан чистота