Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче сугыш ветераннарына 100 мең сум акча бирәчәкләр

ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан акчалата бүләк алачак.

Сугыш инвалидларына, сугышта катнашкан кешеләргә, фронтовикларның тол калган хатыннарына Блокадалы Ленинград халкына, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына 75 мең сум күләмендә акча бирү каралган. Ә тыл хезмәтчәннәренә, концлагерьларның балигъ тоткыннарына 50шәр мең сум күләмендә ярдәм булачак.

Ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр 2020 елның апрель-май пенсияләре һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә. Моның өчен РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларын үткән балигъ булмаган тоткыннарга, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр торган республика түләвен бирү хакында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүләргә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

Болардан тыш, закон нигезендә, РФ Пенсия фонды буенча да Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата түләүләр һәм айлык өстәмә матди ярдәм күрсәтелә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев