Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “утлы сюрпризлар“ саталар

Урамнарда әледән-әле ишетелгән петардалар шартлавы Яңа ел бәйрәменең якынлашуына ишарәли. Ләкин куркынычсызлык чараларын истә тотмасак, бәйрәм шатлыгы урынына бәхетсезлеккә дучар булуыбыз бар. -Хәзер сатуда нинди генә пиротехника эшләнмәләре юк. Шуны искәртергә кирәк, сертификатлы пиротехника продукциясен сату хокукына дәүләт янгын күзәтчелегеннән тиешле рөхсәте булган сәүдә оешмалары гына ия, - ди күзәтчелек...

Урамнарда әледән-әле ишетелгән петардалар шартлавы Яңа ел бәйрәменең якынлашуына ишарәли. Ләкин куркынычсызлык чараларын истә тотмасак, бәйрәм шатлыгы урынына бәхетсезлеккә дучар булуыбыз бар.

-Хәзер сатуда нинди генә пиротехника эшләнмәләре юк. Шуны искәртергә кирәк, сертификатлы пиротехника продукциясен сату хокукына дәүләт янгын күзәтчелегеннән тиешле рөхсәте булган сәүдә оешмалары гына ия, - ди күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге баш белгече Андрей Фомин.
"Утлы сюрпризны" сатып алганчы аның инструкциясен игътибар белән укып чыгарга кирәк, ә ул рус телендә булырга тиеш. Төргәкнең тышкы күренешеннән һәм сыйфатыннан бу пиротехниканың заводтамы яисә кулдамы эшләнгәнен дә белеп була.
Бүлек инспекторлары балаларны аерым контрольдә тоту кирәклегенә басым ясыйлар. Утлы уенчыкларны өлкәннәрдән башка, фатирда, өйгә якын урыннарда очыртырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан чыршы завод пиротехника инструкция