Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

 Чирмешәндә техникум студентларын пионерга “алдылар”

Бүген Чирмешәндә Ленинны искә алдык. Район Советы бинасы каршындагы мәйданда аңа куелган һәйкәл янында пионерга “керүчеләр” дә булды.

-Кем соң ул Ленин? – дигән сорауга  Чирмешән аграр техникумы студентларының әүвәл бераз аптырабрак калуын гаеплисе дә түгел: алар башка җәмгыятьтә  тәрбия алган буын. Шулай да:

-Исеме, отчествосы Владимир Ильич, фамилиясе Ульянов. Ул революционер, элеккеге ил башлыгы, - дип белемен күрсәтте техникум студенты, Ивашкино авылы егете Степан Емельянов.

Әйе, совет тәрбиясе алган, заманында октябрят, пионер, комсомол  булган безнең буын аны “Ленин бабай”, юлбашчы дип тә йөртергә гадәтләнгән. Әлеге тарихи шәхесне искә алу чарасын “Орион” яшьләр үзәге оештырган. Анда яшьләр дә, “Ильич тәрбиясе” үткән олырак буын вәкилләре дә катнашты. Оештыручылар, җирле тарихчыларыбыз Владимир Ульянов хакында белемнәребезне арттырдылар. Бүген бу шәхескә нинди генә бәя бирелсә дә, аның исеме белән бәйле вакыйгалар үткән тарих, безнең аны онытырга хакыбыз юк.

-1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән Владимир Ильич Ульянов, чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес, - диде “Орион“ яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова.

Чарага килүчеләр Ленин һәйкәле түренә чәчәкләр куйдылар. Анда катнашучыларны, өч почмаклы кызыл галстук бәйләп, пионерга да “алдылар”.

Элек 22 апрельдә, Ленин туган көнне чисталык өмәләре үткәрелә иде. Шушы гадәт беләнме, Чирмешәндә бүген дә урамнарны, ишегалларын чисталаучылар очрады. Һәрхәлдә иртәгә, 23 апрель көнне район үзәгендә, авылларда, оешмаларда шундый ук “Ленин өмәләре” узачак.

 

Белешмә. Владимир Ленин (Ульянов) 1870 елның 22 апрелендә Сембердә (Ульяновск) туган.

Ул гимназияне алтын медальгә тәмамлап, Казан университетына укырга керә, әмма 1887 елның декабрендә студентларның революцион җыенында актив катнашканы өчен кулга алына һәм Казан губерниясенең Кокушкино авылына озатыла.

Владимир Ульянов үзлегеннән укып имтиханнарын тапшыра, адвокат ярдәмчесе була. Шулай да сәяси эшчәнлеген туктатмый. 1897 елда кулга алына һәм Шушенскига сөрелә. 1905 елдагы инкыйлабтан соң Ленин чит илгә кача, Россиягә 1917 елда гына кайта. Социалистик революция оештыра, ил башында тора. Соңрак сәламәтлеге какшап, эшеннән читләшә. Юлбашчы 1924 елның кышында вафат булган.

фоторепортаж

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев