Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә кече бизнесның исәбен алачаклар

Дәүләт статистикасы органнары киләсе елның гыйнвар аеннан 1 апрельгә кадәр ил күләмендә кече бизнес субъектларының икътисади санын алачак. Безнең районда андый 384 предприятие исәпләнә.

Белгечләр әйтүенчә, бу чара эшмәкәрлек үсешен күзаллау, кече бизнесның проблемаларын өйрәнү һәм дәүләт тарафыннан аңа булышу программаларын эшләү өчен мөһим. Мондый чара биш елга бер тапкыр уздырыла икән.

Сан алу ничек үтә соң?

-2021 елның 1 апреленә кадәр  электрон ысул белән  анкета тутырырга кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре  порталы, Росстат сайты яки электрон документ алмашу операторлары ярдәмендә эшләргә мөмкин. Анкетаның кәгазьдәге формасы да  саклана. Аны Росстат сайтыннан алып тутырырга һәм статистика хезмәтенең  төбәк органына китерергә яисә почта аша җибәрергә була. Анкетадагы мәгълүматларның конфиденцияллеге саклана, - ди райондагы дәүләт статистикасы  бүлеге белгече Гөлназ Гайсина. -  Сораулар булса, безгә 2-57-26 телефон номеры буенча шалтыратыгыз, яисә cheremshan@tatstat.ru электрон адресына языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев